Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасы компетенцияләр үзәге - «Иң актив регион» номинациясендә җиңүче

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасы компетенцииләре үзәге Түбән Новгородта узган «Җитештерү 360» өченче федераль форумы кысаларында «Иң регион актив» номинациясендә бүләкләнде. Татарстан Республикасы «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектын гамәлгә ашыруда илнең иң актив төбәге булды.

Татарстан Республикасы предприятиеләрне «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектына җәлеп итү буенча алдынгыларның берсе.

2017 елда Татарстан хезмәт җитештерүчәнлеген арттыра башлаган сына регионры арасына керде. 2020 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы төп күрсәткечләрне алдан ук үтәде.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектында катнашу турында предприятиеләр белән 119 килешү имзаланды (2024 елга кадәр максатчан күрсәткеч - 249 предприятиене җәлеп итү). «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты кысаларында республиканың 119 предприятиесе үз процессларын камилләштерә. Сакчыл җитештерү нигезләре планлаштырылганга караганда 1,5 тапкырга күбрәк кешегә өйрәтелгән.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты «Стратегия-2030»да билгеләнгән максатка ирешүдә төп резерв булып тора», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов. - Нәкъ менә югары хезмәт җитештерүчәнлеге икътисадыбызның конкурентлык сәләтенең төп күрсәткече булып тора. Шул ук бурыч Россия президенты указы белән дәүләтнең өстенлекле дәрәҗәсенә чыгарылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International